World News in Tatar

Казан шәһәрнең үсеш дәрәҗәсе югары булу сәбәпле торакка бәяләр арту буенча алда бара

Казан 2025 ел нәтиҗәләре буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып китеп, фатирларга бәяләр арту буенча Россия шәһәрләре рейтингында беренче урынны били. Моның төп сәбәпләре - төбәкнең икътисади үсеше, ташламалы ипотека һәм территория үсешенә инвестицияләр кертү. Россия риелторлар гильдиясе әгъзасы Константин Барсуков «Татар-информ» агентлыгы журналисты белән әңгәмәсендә шундый фикерен белдерде.

«Бәяләр үсешендә төп чыганак - ташламалы ипотекага ярдәм итү. Икенче чыганак - мөгаен, төбәкнең икътисади үсеше, халыкның керемнәре арту», - дип аңлатты эксперт.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казан — алгарышлы икътисади үсешкә ия шәһәр, бу хезмәт хаклары артуга китерә. «Бу - җирле һәм федераль хакимият тарафыннан шактый күп акча кертелә торган шәһәр. Әлбәттә, болар барысы да торакка ихтыяҗ артуга китерә, һәм, димәк, ихтыяҗ үсү белән бергә бәяләр дә арта», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Ике башкаладагы түбәнрәк үсеш темпларын шәрехләп, аналитик төп аерма пропорцияләрдә булуын әйтте.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Казан Россия шәһәрләре арасында күчемсез милеккә бәяләр арту буенча лидер булды, ТР башкаласында торак уртача 19,5 процентка кыйммәтләнде.

Читайте на сайте