World News in Tatar

Татарстанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеге ачыла

Киләсе атнадан Татарстанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеге эшли башлаячак. «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенроссия конференциясендә журналистлар белән аралашканда шулай дип белдерде.

«Без вәкиллекне берничә ай элек без теркәдек. Кичә генә аның җитәкчесе Татарстан Рәисе белән килештерелде», - дип хәбәр итте Никишина.

Ул иртәгә Россия экспорт үзәгенең Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесен билгеләү турындагы боерыкны имзалаячагын әйтте.

«Киләсе атнадан рәсми вәкил монда, төбәктә инде рәсми рәвештә эшләячәк. Экспортерлар бу үзгәрешләрне гамәлдә сизәр дип өметләнәбез», - дип сүзен төгәлләде Никишина.

Читайте на сайте