World News in Tatar

Төмәндә төрки телле халыклар фестивале узачак

Төмән округында яшәүчеләрне һәм кунакларны төрки телле халыклар фестиваленә чакыралар. Бу хакта «Яңарыш» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Тантаналы ачылыш һәм смотр-бәйге бу шимбәдә, 7 февральдә, Каскара авылының «Юность» мәдәният һәм ял үзәгендә узачак.

«Бу фестиваль-төрки телле халыкларның бай мәдәниятенә чуму, аларның традицияләре, җырлары һәм һөнәрләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашучылар үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын «Иртәнге йолдыз» һәм «Халык сәнгате» смотр-конкурсында күрсәтәчәкләр.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте