World News in Tatar

Татарстан Согуд Гарәбстанында оештырылган «ИННОПРОМ» күргәзмәсендә стенд тәкъдим итәчәк

Татарстан Согуд Гарәбстанында беренче тапкыр узачак «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә коллектив стенд оештыра. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан стендында нефть-газ химиясе һәм композит материаллардан алып цифрлы чишелешләр, фән һәм мәгарифкә кадәр икътисадның төп тармакларында эшләүче 19 компания үз продукциясен һәм эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Стендның гомуми мәйданы - 117 квадрат метр.

Стендта катнашучылар арасында «Химград» технополисы, «Татнефть-Пресскомпозит» композицион материаллардан эшләнмәләр җитештерүче компания, «Иннополис университеты» мәгариф һәм фәнни үзәге, «Эйдос» медицина симуляция җиһазлары һәм роботлаштырылган укыту комплекслары җитештерүче фирма һ.б. бар.

Татарстанның сәнәгать кластеры рәисе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Сергей Майоров «Тулы цикл өчен сәнәгать җиһазлары: сәнәгать проектлары үсешен билгели торган технологияләр һәм техника» сессиясендә спикер сыйфатында чыгыш ясаячак. Чарада катнашучылар Россия-Согуд Гарәбстаны технологик хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм перспективалары, озак вакытлы сәнәгать партнерлыгын локальләштерү, бергәләп җитештерү һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышырга ниятли.

2025 елда Екатеринбургта ИННОПРОМның XV халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә беренче ИННОПРОМ күргәзмәсен уздыру турында игълан итте.

2026 елда ИННОПРОМ күргәзмәсе Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан, Россия һәм Белоруссиядә узачак. Һиндстанда премьера күргәзмәсе быелның ахырында үтәргә мөмкин, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы.

Күргәзмә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына ирешүгә ярдәм итә.

Читайте на сайте