World News in Tatar

Россия экспорт үзәге Татарстанда вәкиллеген ачты

Россия экспорт үзәге Татарстан Республикасында вәкиллеген ачты. Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, республика югары экспорт потенциалына ия, аның чит илләр, шул исәптән ислам дөньясы дәүләтләре белән алга киткән партнерлык элемтәләре бар. Бу факторларны исәпкә алып, аның сүзләренчә, Казанда Россия экспорт үзәге вәкиллеген ачу мөһим һәм көтелгән адым булды, аңа яклар алдан ук әзерләнде.

Россия экспорт үзәгенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе итеп Светлана Боброва билгеләнде. Элегрәк ул ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондында эшләде.

Читайте на сайте