World News in Tatar

Татарстанда кайсы белгечлек табиблары җитмәве билгеле

Татарстанда аерым белгечлек табибларына ихтыяҗ зур. Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте.

Республика хастаханәләре һәм сырхауханәләрендә участок терапевтлары һәм педиатрлары, гомуми практика табиблары, акушер-гинекологлар, анестезиолог-реаниматологлар, неонатологлар җитми.

«Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш Россия буенча уртача күрсәткечтән 8 процентка түбән. Һәр 10 мең кешегә ул 35 белгеч нисбәтендә. Республикада кадрлар бүленеше тигез түгел», – диде министр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җитмәгән белгечлек табибларын җәлеп итү буенча программа эшләнгән. Өч елга контракт төзеп эшкә урнашкан очракта бер тапкыр бирелә торган компенсация түләве күздә тотыла.

Республикада табибларга социаль ипотека программасы буенча яңа фатирлар, ТР Хөкүмәте грантлары (800 мең сум) бирелә. «Авыл табибы/фельдшеры» программалары буенча 224 кешегә түләнгән. 352 яшь белгеч өстәмә түләү ала.

Читайте на сайте