Рөстәм Миңнеханов: Хәрби операциядә катнашучыларның реабилитациядән канәгать булуы мөһим
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп сорауларның берсе – хәрби операциядә катнашучыларның медицина реабилитациясе һәм эшкә урнашу өчен өйрәтү хезмәтләреннән канәгать булуы. Бу хакта ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
«Агымдагы ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бүген төп сорау – махсус хәрби операция һәм анда катнашучы кешеләр. Сәламәтлек саклау тармагына зур җаваплылык йөкләнә. Медицина үзәкләре яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтә. Максималь ярдәм күрсәтү – безнең бурыч. Яраланучылар күп. Хәзерге вакытта медицина оешмаларының 115 хезмәткәре махсус хәрби операция зонасында. Без аларга, аларның гаилә әгъзаларына бик рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның медицина реабилитациясеннән, эшкә урнашу өчен өйрәтү, укыту хезмәтләреннән канәгать булуы – төп күрсәткеч. «Бездән башка бу эшне беркем башкармаячак, бу безнең эш. Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, муниципалитетлар – без бу эшне контрольдә тотарга тиеш», – диде ул.
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев РФ Саклану министрлыгына булышу йөзеннән Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен госпитальләр эше оештырылганын билгеләп узды.
Өч ел эчендә 9 меңнән артык солдат һәм офицер дәваланган, күпчелеге яңадан сафка кайткан.