Сарман укучылары академик Хатыйп Миннегулов исемендәге конференциядә катнаша
Сарманлылар академик Хатыйп Миннегулов исемендәге конференциядә катнаша. Бу хакта «Сарман» сайты яза.
Башкаланың 11 нче гимназиясендә зур фәнни бәйрәм. Анда күренекле якташыбыз, академик Хатыйп Миннегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар...» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге дәрәҗәле чарада Сарман районы мәктәпләреннән килгән укытучылар һәм укучылар да актив катнаша.