World News in Tatar

Пенза өлкәсендәге авариядә Казанның өч кешесе һәлак булган

Фото: Пенза өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

Пенза өлкәсенең Городище районындагы коточкыч авариядә Казанның өч кешесе һәлак булган.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, авария 7 февральдә Городище - Никольск – Ночка автомобиль юлының 22нче чакрымында килеп чыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, ярымприцеплы «КамАЗ» автомобиле Citroen минивэны белән бәрелешкән.

Citroen автомобиле йөртүчесе һәм аның өч пассажиры – 58, 32 һәм 30 яшьлек ир-атлар алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

«КамАЗ»ның йөртүчесе, шулай ук Citroen автомобиленең ике пассажиры – 43 һәм 25 яшьлек ир-атлар төрле тән җәрәхәтләр алган, аларны хастаханәгә озатканнар.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә гомерләре өзелгән өч ир-ат - Казаннан, тагын берсе - Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Аларның минивэнда өйләренә кайтып килеше булган.

Фото: Пенза өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

Читайте на сайте