World News in Tatar

Миңнеханов: Казан Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе чараларын кабул итәргә әзер

Казандагы инфраструктура теләсә нинди спорт чарасын, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең спорт теләктәшлеге уеннарын кабул итәргә сәләтле. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе (ISSA) генераль сәркатибе Нассер Маҗали белән очрашуда белдерде.

Очрашу Эр-Риядта узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

  • ISSA – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына кергән мөстәкыйль оешма. Аңа 57 илдән вәкил бар. Ассоциациянең максаты – төрле программалар һәм проектлар аша барлык спортчыларга ярдәм итү, шулай ук әгъза илләрдә спортны үстерү. Моннан тыш, оешма дүрт елга бер тапкыр күптөрле спорт төрләре буенча Ислам теләктәшлеге уеннарын оештыру белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр арасында багланышларны һәм теләктәшлекне ныгыту өчен спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтү зур әһәмияткә ия. Аның сүзләренчә, бу эштә Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе зур роль уйный.

«Соңгы елларда без берничә зур чара уздыра алдык. Алар арасында «Киләчәк уеннары», «БРИКС илләре уеннары», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Ул шулай ук яңа халыкара күптөрле спорт проектына – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшүсмерләр спорт уеннарына карата кызыксынуын белдерде.

ISSA генераль сәркатибе, үз чиратында, оешманың ярышларны Казанда уздыру мөмкинлеген караячагын әйтте. Ул Татарстан башкаласының теләсә нинди дәрәҗәдәге спорт чараларына югары әзерлектә булуын раслады.

Читайте на сайте