World News in Tatar

«Татармультфильм» берләшмәсенең «Әминә» проекты 32 җыр аша балаларны татар теленә өйрәтә

«Татармультфильм» берләшмәсенең яңа «Әминә» проекты өчен 32 анимацион ролик эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев сөйләде.

1-1,5 минутлык роликларда Әминә исемле персонаж төрле темаларга татар телендә 32 күңелле җыр башкара. «Җырларда сүзләр махсус кабатлана, балалар аларны шулай тизрәк исендә калдыра. Җырларда мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфта укучы балаларның сөйләм телендәге иң гади лексика сайланды», - диде Азат Ганиев.

Проектның идея авторы – Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шигырләр авторы – Резеда Зәйниева, музыкасын Миләүшә Хәйруллина язган. Проект Казанның 2нче гимназиясендә белем алучы Мәликә Бариева тавышы белән языла.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Минем өчен зур тәҗрибә булды. Үзем дә бик күп яңа сүзләр өйрәндем. Иң кызыгы хайваннарны тавышландыру булды, көлештек», - диде Мәликә.

Азат Ганиев сүзләренчә, мульфильмнарны сайтка кереп карап була. «Шулай ук, «Шаян ТВ» телеканалына барлык мультфильмнарны тапшырдык. Алар даими рәвештә күрсәтелеп бара. Мультфильм булдырып, без аны зуррак күләмгә чыгарабыз. Персонажлар Татарстан тарихы, татар теле буенча уку әсбапларына да күчә», - диде студия директоры.

Аның сүзләренчә, мультфильмнар буенча чыккан китаплар сатуда сирәк очрый. «Бу юнәлештә эшләрбез. Нәшрият сайтында да китапларга заказ биреп була», - диде Азат Ганиев.

Читайте на сайте