World News in Tatar

Пенсионер Яшел Үзән районында этләр һөҗүменнән соң хастаханәгә эләккән

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә өлкән яшьтәге ир-ат этләр һөҗүменнән соң хастаханәгә эләккән. «Татар-информ»га район башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл кичә булган.

Этләр кыргый булмаган – алар шәхси йорт территориясендәге вольерда тотылган. Хуҗалары сүзләренчә, вольер кар белән тулган булган, шуның аркасында сигез этнең өчесе тышка чыгып киткән. Нәкъ менә алар юлдан үтеп баручы пенсионерга һөҗүм иткән. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр, хәзер ул стационар дәвалануда.

Хайваннарның хуҗасы ризалыгы белән аулау хезмәте белгечләре алга таба приютка урнаштыру өчен этләрне алачак.

Районда бу этләр һөҗүме белән бәйле беренче очрак түгел. 2025 елның 28 ноябрендә этләр өере 9 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм иткән иде. Ул вакытта кыз авыр җәрәхәтләр алды һәм өч атнадан соң хастаханәдә үлде.

Район администрациясендә әйтүләренчә, бу очраклар бистәнең төрле районнарында булган, ә кичә һөҗүм иткән этләр – вольерда яшәгән хуҗалык этләре.

Читайте на сайте