World News in Tatar

Алсу Низамиева: «Әдәби нурлар» менталь карталары республика мәктәпләренә кайтарылды

«Татармультфильм» берләшмәсе эшләгән проект - «Әдәби нурлар» менталь карталары мәктәпләрдә кулланыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Проектның идеясе шунда: күренекле татар язучысының тормыш юлы һәм танылган әсәрләре турында кыскача белешмә, кызыклы фактлар бирү. Мәктәп программасына кертелмәгән кызыклы мәгълүматлар табарга була. Шул рәвешле, без татар әдәбиятын балалар өчен үтемлерәк, кызыклырак итәбез», - диде студия директоры Азат Ганиев.

Ул педагоглардан менталь карталарның балаларны кызыксындыруда файдасы турында уңай бәяләмәләр дә килгәнен әйтте. Бүген инде 30лап язучыга багышланган материаллар эшләнгән.

Нәшриятның башкаручы директоры Алсу Низамиева әлеге әсбаплар республика буенча барлык мәктәпләргә кайтарылганын әйтте. «Укучылар да, укытучылар да куллана. Проектның сайтын эшләдек, татар әдәбияты белән кызыксынучылар әлеге материаллар белән танышып, телефоннарына яки компьютерларына бушлай йөкләп ала алалар», - диде ул.

Алсу Низамиева күпләргә билгеле булмаган кызыклы фактларны китерде. Мәсәлән, Муса Җәлил шахмат уйнарга яраткан, җиңгән очракта, балалар кебек куанган. Үз мандолинасы булган, пианино алу турында хыялланган, чаңгы шуарга яраткан, матур җырлаган.

Читайте на сайте