World News in Tatar

2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә 5,1 млрд сум юнәлдерелгән

2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме арттырылды – ул 140 көнлек стандарт ял вакытында 955 836 сум тәшкил итә. Ел саен булачак әниләргә ярдәм чараларына бюджет чыгымнары арта. Бу хакта «Татар-инфорга» Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләме иминият стажына һәм хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле, ул индивидуаль исәпләнә. Бу очракта соңгы ике календарь ел өчен хезмәт хакы исәпкә алына. 8 елдан артык стаж булганда – уртача хезмәт хакының 100 проценты, 5 елдан 8 елга кадәр стаж булганда – уртача хезмәт хакының 80 проценты, 5 елдан азрак стаж булганда – уртача хезмәт хакының 60 проценты түләнә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2025 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне түләүгә 18,6 млрд сум, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә 5,1 млрд сумнан артык акча юнәлдергән.

«Узган ел йөклелек һәм бала табу буенча барлыгы 34 835 түләү башкарылды, бу үткән ел белән чагыштырганда күбрәк. 2024 елда шундый 32 523 түләү булган иде. Димәк, түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы артты. Чагыштыру өчен, 2024 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча 15,1 млрд сум түләнгән, ә йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә – 4,3 млрд сум», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы (аны рәсми рәвештә эшкә урнашучылар үзләренең уртача хезмәт хакыннан чыгып алырга мөмкин) быел көненә 6 827 сум тәшкил итә.

Читайте на сайте