World News in Tatar

Татарстанда Ураза бәйрәме 20 мартта билгеләп үтеләчәк

Мөселманнар 20 мартта Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Ураза гаетен үткәрү тәртибе турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тора, күбрәк вакытларын гыйбадәт кылуга һәм изге эшләргә багышлый.

Читайте на сайте