World News in Tatar

Татарстанда бер атна эчендә тугыз кеше алкоголь белән агуланган

Татарстанда 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 9 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда химик табигатьле кискен агулануның 76 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, ир-атлар (57,9 процент) күбрәк зыян күргән. Хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 42,1 процент тәшкил итә.

Ведомствода очраклы агулануларның күбесе алкоголь куллану аркасында килеп чыккан дип өстәделәр (30,8 процент). Башка очраклар даруларны ялгыш кабул итү (23 процент), үз-үзеңне дәвалау, очраклы кабул итү һәм башка сәбәпләр белән бәйле (15,4 процент).

Читайте на сайте