World News in Tatar

Апаста «Дус сыйныф серләре» бәйгесенең район туры узды

Апаста «Дус сыйныф серләре» бәйгесенең район туры узды. Бу хакта «Апас-информ» яза.

Бәйгенең максаты - балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмаларының ата-аналар белән бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләүче коллективларны ачыклау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү иде.

Фойеда мәктәпләр тарафыннан берсеннән-берсе үзенчәлекле, бай эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды. Бәйгенең икенче өлешендә музыкаль чыгышлар тәкъдим ителде. Ата-аналар комитетлары һәм балалар төрле проектлар аша дуслык серләре белән уртаклаштылар.

Читайте на сайте