World News in Tatar

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары янә самолетлар кабул итә

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында самолетларны кабул итү һәм җибәрүгә бәйле барлык чикләүләр алынды, дип хәбәр итә Росавиация.

Исегезгә төшерәбез, бер төн эчендә республика территориясендә өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.

«Яхшы оештырылган эш нәтиҗәсендә өч БПЛА бәреп төшерелде. Корбаннар һәм җимереклекләр юк. Барлык предприятиеләр штат режимында эшли», – дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Читайте на сайте