Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җилдә иминлек чаралары турында искәрттеләр
Ведомствода һава торышы начарайган вакытта реклама такталары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында торырга ярамый, дип кисәтәләр. Моннан тыш, урамда аеруча сак булырга, балаларга күз-колак булырга, шулай ук өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтергә кирәк.
Куркыныч туганда 112 номерына шалтыратырга киңәш ителә.
Искәртеп үтәбез, 12 февральдә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Тәүлек дәвамында секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.