Унбер иде алар
Унбер иде алар...
Истәлеккә калган Җәлилебез –
«Моабит дәфтәре»дер:
Төрмәләрдә узган гомерләре,
Ачы күз яшьләредер...
Унбер иде алар, унбер иде…
Йөрәкләре тиде кемнәргә?!
Күкрәкләрдә яшьнәп янган упкын,
Көчле бер дәрт житте меңнәргә!
Япь-яшь иде алар, япь-яшь иде –
Егетләрнең иң-иң асылы.
Төрмәләрдә – дошман тозагында
Күпме үтте еллар фасылы?!
Фашистларга тезләр чүкми генә,
Батырларча көрәш кылдылар.
Илләренә тугрылыклы булып,
Җәлилчеләр һәлак булдылар.
Күпме еллар үтеп онытылмый –
Искә төшә батыр егетләр.
Антларына мәңге тугры калган,
Иле өчен типкән йөрәкләр.
«Җәлилчеләр» дигән исем инде
Күкләргә үк тезеп язылган.
Язылу түгел – инде халкыбызның
Канлы тарихларда уелган.
Исемнәре мәңге җуелмасын,
Истә калсын дип хәтердә,
Урам атамасы, һәйкәл, бина
Алар ис(е)ме белән йөртелә.
Сез, күрерсез! Кыйблагызга
Без дә тугры калырбыз!
Илебезне саклап-яклап,
Сездән үрнәк алырбыз!
Шәрипова Гөлшат Гаделҗан кызы, 2025 ел.