World News in Tatar

Миңнеханов: Татарстан фән һәм технологияләр буенча илкүләм проектларда актив катнаша

Татарстанның фәнни-белем бирү оешмалары технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Алар арасында «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Яңа материаллар һәм химия», «Пилотсыз авиация системалары» проектлары һәм илебез икътисады өчен төп әһәмияткә ия булган башка юнәлешләр бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Научный прорыв. Нәни алга китеш» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов системалы эшне дәвам итәргә һәм республиканың технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында лаеклы катнашуын тәэмин итәргә чакырды.

Ул билгеләп үткәнчә, зур бизнес ярдәме белән төбәктә дөнья дәрәҗәсендәге университет кампусларын төзү һәм яңарту дәвам итә. Миңнеханов фикеренчә, дәүләт, бизнес һәм фәнни бергәлек көчләрен берләштерү Татарстанның заманча тикшеренү һәм белем бирү инфраструктурасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирергә мөмкин.

Республика Рәисе фәнни җәмәгатьчелек алдында катлаулы бурычлар торуын, әмма аларны хәл итү өчен төбәктә тиешле шартлар тудырылуын искәртте. Аның сүзләренчә, Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында, республика узган елгы казанышларны сизелерлек ныгытырга һәм актив фәнни-технологик үсешкә күчүне төгәлләргә тиеш.

Миңнеханов шулай ук галимнәрне Россия фәне көне белән котлады һәм аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек теләде.

Читайте на сайте