Апас районы Югары Ындырчы авылы халкы «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды
12 февраль көнне махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар йөк китәчәк. Гуманитар ярдәм җыюга Югары Ындырчы авылында яшәүчеләр дә үзеннән өлеш кертте, дип яза «Апас-информ» сайты.
Авыл волонтерлары җыелган ярдәмнәрне район үзәгенә китерде. Халыктан шактый гына күләмдә акча җыелган. Әлеге суммага егетләргә көндәлек кирәк-яраклар - йокы капчыгы, баш киеме, җылы оекбашлар, юрганнар, эчке киемнәр, бияләйләр, сөлгеләр, итекләр сатып алынган. Шулай ук ике бензин пычкысы да алганнар. Авылдашлары Дамир Шәяхмәтовка шәхси посылка да әзерләгәннәр.
«Игелекле эшне хуплаган авылдашларыма чиксез рәхмәт. Егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын иде», - ди Эльвира Галиуллина.