World News in Tatar

Хәзрәт белән чәй: уразаның мәгънәсе, сәхәр белән ифтарның әһәмияте һәм уразаны нәрсә боза

18 февральдә кояш баегач Рамазан ае башлана, ул 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу айда ураза тотуның мәгънәсе нәрсәдә? Нинди гамәлләр уразаны боза? Сәхәр белән ифтарның әһәмияте нидә? Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта сөйләде.

«Ач тору Аллаһы Тәгаләгә кирәкми»

Рөстәм хәзрәт, без ни өчен ураза тотабыз? Аның мәгънәсе нәрсәдә?

Мондый сорауны бервакыт Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм пәйгамбәрнең (Аллаһы Тәгалә бөтен мәгълүматны шуның аша тапшырган) үзенә биргәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кыска гына итеп: «Күңелегез йомшарсын өчен», - дип җавап биргән. Без бүген шундый тормышта яшибез, вакыт бик тиз үтә дип әйтәбез, әти-әниләр белән күрешергә дә, бүтән эшләргә дә өлгермибез, һәрвакыт каядыр ашыгабыз.

Ураза – үзенә бертөрле пауза ул, без үз карарларыбыз, кылган гамәлләребезгә бераз төзәтмә кертә башлыйбыз. Кайберәүләр ураза ул – ашамый-эчми тору дип әйтә. Ашамый-эчми тору – уразада иң җиңеле дияр идем. Иң авыры – телеңне тыю. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм искәрткәнчә, әгәр кемдер ураза тота, әмма кемнедер рәнҗетә, мыскыл итә, алдый икән, бу рәвешле ач тору Аллаһы Тәгаләгә кирәкми. Димәк, моның өчен бернинди савап та булмаячак, син бары тик ач кына торгансың. Ураза – ач тору гына түгел, уй-фикерләребезне, телебезне, ашказаныбызны тыю да.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә иң элек ашарга кушкан. Чөнки ач карынга намаз укыганда, бөтен уйларыбыз аш бүлмәсендә булачак, кеше чын күңелдән гыйбадәт кылмаячак, ә ашау турында гына уйлаячак

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Без ураза тоткан өчен 100 процент, хәтта 700 процент та савап алырга мөмкинбез, бөтенләй савапсыз калуыбыз да бар»

Уразаны нәрсә боза?

Хәзер һәркемнең телефонында график бар, анда ничәдән-ничәгә кадәр ашау-эчүдән тыелып торырга кирәклеге әйтелгән. Ураза «Сәхәр тәмамлана» дигән графада күрсәтелгән вакыттан башлана – бу кояш чыгарга якынча бер ярым-ике сәгать калган вакыт. Шул мизгелдән иртәнге намаз вакыты керә, без иртәнге намазны укый алабыз. Кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып торабыз. Шулай ук бу вакытта сүгенмибез, кычкырмыйбыз, нервланмыйбыз, ягъни үзебезне тулысынча билгеле бер кысаларда тотабыз. Әлбәттә, әгәр кычкырабыз икән, бу уразаны бозмаячак, әмма савапны тулысынча киметергә мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, без ураза тоткан өчен 100 процент, хәтта 700 процент та савап алырга мөмкинбез, шул ук вакытта бөтенләй савапсыз калуыбыз да бар.

Тәүлекнең якты вакытында гына түгел, ә савапны киметмәс өчен башка вакытта да тыелып торырга кирәк. Әгәр дә без тәүлекнең якты вакытында ашап-эчсәк, онытып җибәрүебез сәбәпле уразабыз бозылачак. Әйтик, уразаның беренче көннәрендә гадәт буенча каһвә эчәсең, ә соңгы йотымны эчеп бетергәч, уразада булуың исеңә төшә. Бу очракта авызда калган эчемлекне төкерергә, су йотмыйча авызны чайкарга һәм уразаны дәвам итәргә кирәк.

Шулай ук кайберәүләр борчылып: «Хәзрәт, әгәр мин сәхәргә йоклап калсам?» - дип сорый. Монда бернинди дә начарлык юк. Сез йокыдан торасыз, юынасыз, тәһарәт аласыз – һәм инде ураза тотасыз, чөнки йокларга ятканда ураза тотачакмын дигән ниятегез булган.

Ураза вакытында тешне дәваларга һәм укол ясарга рөхсәт ителәме?

Без барыбыз да авырып китәргә мөмкинбез. Әгәр шуның аркасында ураза тота алмыйбыз икән (мәсәлән, дарулар эчәргә кирәк), бу очракта уразаны берничә көнгә туктатып торуың хәерле, аннары савыкканнан соң бу көннәрне тулыландырырга туры киләчәк.

Уколларга килгәндә, әгәр ул витамин булмаса, ураза бозылмый. Витамин - организмга көч кертә торган әйбер. Димәк, витамин кадау тыела, ә калганнары – авыртуны баса торган, башка төрле инъекцияләр уразаны бозмый.

Тешләрне дәвалауга килгәндә, үзем дә ураза тотмаганда, төкерекне йотмаска мөмкинме дип, тәҗрибә үткәреп караган идем. Чөнки бөтен проблема нәкъ менә препарат калдыклары белән бергә төкерекне йотмаудан гыйбарәт. Ләкин барыбер кайсыдыр мизгелдә кеше дару калдыклары белән бергә төкереген йота, шуңа күрә ураза вакытында теш табибына бармавың хәерле. Иртә белән тешләребезне чистартканда да, уразада булганга күрә, паста һәм төкерекне аның калдыклары белән йотмаслык итеп чистартырга кирәк. Шуңа күрә бу мәсьәләдә сак булырга киңәш ителә.

Рамазан аен без зәкят бирү өчен кулланабыз

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Иң хәерле гамәлләрнең берсе – кешеләрне ашату»

Ураза вакытында хатыныңны үбәргә ярыймы?

Ашау-эчүдән тыш, хатының яки ирең белән якынлык кылу уразаны боза. Димәк, көндез якынлык кылырга ярамый, ә төнлә җенси мөнәсәбәткә керергә мөмкин.

Әгәр ир-ат хатынын кочкан һәм үпкән очракта туктый алмаячагын сизә икән, бу очракта, әлбәттә, тыелып калырга кирәк. Әгәр дә ул аның яңагыннан яки маңгаеннан үпсә һәм эшкә киткәндә яки кайтканда бу гадәти әйбер булса, моның гөнаһысы юк.

Мөселман кешесе ураза тоткан өчен ничек тә булса савабын арттыра аламы?

Ураза вакытында иң игелекле гамәлләрнең берсе – кешеләрне ашату. Шуңа күрә һәркем Рамазан аенда якыннарын, дусларын, туганнарын өенә җыеп, ифтар уздырырга, аларны ашатырга, имам чакыртып вәгазь укытырга тырыша.

Күп кенә мәчетләрдә Рамазан аенда хәйрия ашлары уздырыла. Әгәр мөмкинлек бар икән, анда катнашырга һәм мохтаҗларны ашатырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем дә кем ураза тоткан кешене чакырып авыз ачтырса, ураза тотучының савабы ул кешегә дә язылыр», - дип әйткән.

Шулай ук Рамазан аен без зәкят бирү өчен кулланабыз. Әгәр яшәр урыныбыз, ашар ризыгыбыз бар, бөтенесе дә җитәрлек икән һәм билгеле бер күләмдә акчабыз җыелса, без бу сумманың кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш.

Әгәр берәрсе белән талашканбыз икән, Рамазан аена кадәр татулашырга кирәк. Рамазан аена кадәр мөнәсәбәтләрне җайлый алмасагыз, моны нәкъ менә уразада эшләү мәслихәт. Әгәр кемнәндер берәр әйбер алып, кайтарырга оныткансыз икән, кире бирергә тырышыгыз.

Авыз ачуны хөрмәдән, әгәр бу җимеш юк икән, судан башларга кирәк

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ифтар вакытында артыгын ашамаска өйрәткән»

Сәхәрнең әһәмияте нәрсәдә? Ни өчен дин тотучыларга Рамазан аенда иртәнге ашка торырга кирәк?

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сәхәргә торыгыз. Чыннан да, аңарда Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бар», - дип әйткән. Әгәр иртән күп ашый алмыйсыз икән, ике хөрмә, ботка яки хәтта бер стакан су да җитә. Сәхәрне калдырмаска тырышыгыз.

Ни өчен мөселманнарга ифтарны соңгы көнгә калдырмаска кирәк?

Ифтарны ничек итеп дөрес үткәрергә һәм нәрсә белән авыз ачарга дигәндә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә үрнәк күрсәткән. Авыз ачуны хөрмәдән, әгәр бу җимеш юк икән, судан башларга кирәк.

Ифтарны ни өчен соңгы көнгә калдырмаска кирәк соң? Әгәр сайлау мөмкинлеге бар икән (башта капкалап алыргамы әллә намаз укыргамы), Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә иң элек ашарга кушкан. Чөнки ач карынга намаз укыганда, бөтен уйларыбыз аш бүлмәсендә булачак, кеше чын күңелдән гыйбадәт кылмаячак, ә ашау турында гына уйлаячак.

Моннан тыш, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ифтар вакытында артыгын ашамаска кушкан. Ул ашказаныбызны өч өлешкә бүләргә (өчтән бер өлеше – ризык, өчтән бер өлеше – су, өчтән бер өлеше – һава) өйрәткән.

«Татар-информ»

Читайте на сайте