World News in Tatar

Түбән Кама районында «Буран» планы игълан ителде

Түбән Кама районында һава торышы начараю сәбәпле «Буран» планы кертелде. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

«Көчле буран чыкты, күз күреме чикләнгән, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитә, юлларда бозлавык. Сак булыгыз, мөмкин булганча трассаларга чыкмагыз», – дип язган ул Telegram-каналында.

Элегрәк Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш иткән иде.

Читайте на сайте