Казанны Россия – Әфганстан Халыкара ислам коридоры маршрутына керттеләр
Халыкара ислам коридоры проекты кысаларында йөк ташу белән шөгыльләнәчәк Россия-Әфганстан транспорт компаниясе документлары 2026 елның маенда килештереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчелеге хәбәр итте.
Моннан тыш, йөк ташу маршрутлары килештерелә:
. Авиа: Мәскәү – Кабул - Мәскәү, Казан – Кабул - Казан;
. Авто: Россия - Әфганстан (Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстан аша);
. Тимер юл транспорты: Россия - Әфганстан (Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан аша);
. Мультимодаль: Россия - Әфганстан (Каспий диңгезе, Иран, Төрекмәнстан аша).
Белгечләр исәпләвенчә, йөкләрне коридор буенча китерүнең уртача вакыты 5 сәгатьтән алып (авиация ярдәмендә) 14 көнгә кадәр (тимер юл һәм мультимодаль ысул белән) тәшкил итәчәк.