World News in Tatar

Татарстанда илкүләм проект буенча 1200 гектар мәйданда урманнар торгызылачак

2026 елда Татарстанда 2 550 гектар мәйданда урманнар торгызу буенча масштаблы эшләр планлаштырылган, аларның 1 200 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында торгызылачак. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

Министрлык планнары буенча, 1 200 гектар мәйданда урман культуралары утыртачаклар, 1 348 гектарда урманнарны табигый торгызу, ә 2 гектар мәйданда урманнарны катнаш торгызу каралган.

«Без урман байлыкларын торгызу һәм арттыру буенча системалы эшне дәвам итәбез. Урман үсемлекләре орлыклары әзерләүгә, шулай ук урман питомникларында стандарт утырту чималы үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Бу урман утыртмаларының үсеп китүчәнлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итәчәк», – диде Илгизәр Зарипов.

Илкүләм проект буенча кимендә 11,455 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләү, шулай ук 488,2 гектарда урман орлыкчылыгы объектларын карап-тәрбияләп тору эшләре башкару планлаштырыла. Шул ук вакытта 1,5 мең гектар мәйданда урман культураларын урман җирләренә күчерү, шулай ук урман культурасы һәм урман янгыннары техникасы сатып алу да күздә тотыла.

«Орлыклар җыю башланды инде, хәзерге вакытта ылыслы токымнарның орлыкларын җыю һәм эшкәртү башкарыла», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Соңгы биш елда Татарстан Республикасында 17,5 мең гектарда урманнар торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган.

Искәртеп үтик, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын 2025 елдан тормышка ашыра башладылар.

Читайте на сайте