World News in Tatar

Милли музейга Муса Җәлил эшләгән «Отвага» газетасының уникаль артефактлары тапшырылды

Артефактларны Казанга Бөек Новгородтан «Шкраб» эзтабарлар отряды командиры Светлана Орлова алып килде. Бу табылдыклар икенче удар армиянең «Отвага» газетасы редакциясе урнашкан соңгы урында табылган.

Светлана Орлова сүзләренчә, эзтабарлар бу урынны дистә еллар дәвамында эзләгән. Нәкъ менә шунда 1942 елның 25 июнендә редакция хезмәткәрләре, бер-берсе белән саубуллашып, Мясной Бор юнәлешендә чолганыштан чыгарга омтылган.

«Безгә икенче удар армиянең «Отвага» газетасы туктаган соңгы урынны табарга насыйп булды. Берничә сәгатьтән соң җиде кеше чолганыштан чыга алган, 26 кешенең язмышы бүгенге көнгә кадәр билгесез булып кала. Бер кеше әсирлеккә төшә – бу Муса Җәлил була», – дип сөйләде ул.

Музейга тапшырылган экспонатлар арасында аеруча кыйммәтлесе – металл пластинкаларга төшерелгән гравюралар. Аларның авторы – сугыш елларында «Отвага» газетасында хезмәт иткән, соңрак дөнья күләмендә танылган скульптор Евгений Вучетич.

«Безнең кулыбызда – «Отвага» газетасының типография шрифты һәм өч гравюра. Барлыгы 20дән артык пластинка таптык, аларның күбесе стандарт сурәтләр иде. Бигрәк тә өч гравюра игътибарга лаек – алар үзенчәлекле ысул белән ясалган. Бу гравюраларның авторы – ул вакытта әле билгеле булмаган, әмма соңрак танылган скульптор Евгений Вучетич икәнен исбатладык. Нәкъ менә шушы табылдыклар аша бу урынның «Отвага» редакциясе тукталышы икәне ачыкланды», – дип билгеләп үтте Светлана Орлова.

Читайте на сайте