World News in Tatar

Казанда «Россиянең чаңгы юллары-2026» ярышлары башланды

Бүген, 14 февральдә, Казанда «Россиянең чаңгы юллары-2026» 44нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары башланды. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 9:00 сәгатьтә старт алды, алар дүрт мәйданчыкта уза: «Локомотив» стадионында (Юдино бистәсе), Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексындагы каенлыкта һәм Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов – Чуйков урамнары чатында).

Чара ел саен физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Ватанпәрвәрлек рухын һәм актив гражданлык позициясен күтәрүне максат итеп куйган чарада төрле тематик узышлар оештырылачак. Мәсәлән, «Локомотив» стадионындагы үзәк мәйданчыкта Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулу уңаеннан чаңгыда узышсалар, ә Каенлыкта гаиләләр ярышачак.

Моннан тыш, массакүләм узышларда махсус хәрби операция ветераннары 2 чакрым араны буйсындырачак.

Читайте на сайте