World News in Tatar

Казанда «Россиянең чаңгы юллары» ярышлары кысаларында җитәкчеләр узышты

«Россиянең чаңгы юллары-2026» 44нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында Казанның Юдинода «Локомотив» стадионында җитәкчеләр узышты.

Стартка ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, спорт министрының беренче урынбасары Илдар Садриев, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте ветераны һәм Олимпия чемпионы Александр Плюшкин һәм башкалар чыкты.

берничә сүз әйтте. «Ел саен Казанда «Россиянең чаңгы юллары» кысаларында дүрт мәйданчыкта массакүләм чаңгы ярышы уздырабыз. Бу - чын чаңгы бәйрәме. Авыр һава шартларын исәпкә алып, ярышларда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә», - диде спорт министры урынбасары Илдар Садриев ярышлар башланыр алдыннан.

Җитәкчеләр узышында 15 кеше катнашты.

Нәтиҗәләр (ирләр):

1 урын - Сергей Коростелев - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары

2 урын - Эдвард Абдуллаҗанов - ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры

3 урын - Азат Кадыйров - ТР яшьләр эшләре министры.

Нәтиҗәләр (хатын-кызлар):

1 урын - Алинә Сабурская – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы

2 урын - Роза Әхмәдиева - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры

3 урын - Резеда Сабирова - ТР Рәисе администрациясенең гомуми бүлек мөдире.

«Россиянең чаңгы юллары-2026» 44нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 14 февральдә Казандагы дүрт мәйданчыкта узды: «Локомотив» стадионында (Юдино бистәсе), Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексындагы каенлыкта һәм Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов – Чуйков урамнары чатында).

Читайте на сайте