World News in Tatar

Бүген Татарстанда бозлавык, кар һәм -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Бүген Татарстанда болытлы һава, көндез урыны белән көчле кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Кайбер районнарда буран, бозлавык, бозлы яңгыр көтелә.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә һәм тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәя.

Көндез максималь температура 0..-5 градус булачак.

Юлларда көчле бозлавык саклана. Кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Читайте на сайте