Якын көннәрдә Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә
Татарстанда 16 һәм 17 февральдә һава шартларының кискен начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 16 февральдә төнлә кайбер районнарда буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.
16 февральдә көндез һәм 17 февральдә тәүлек дәвамында кар, җепшек кар, урыны белән яңгыр явачак. Бураннар көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарланачак, җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.
Белгечләр исәпләвенчә, бу чорда республиканың күпчелек өлешендә 15-25 мм явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норманың 50-100 проценты дигән сүз.