World News in Tatar

Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстанлыларны шәхси транспортта йөрмәскә чакырдылар

Татарстанда яшәүчеләрне һава торышы начар булганда шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга чакырдылар. Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш иттеләр.

Исегезгә төшерик, бүген кич республикада көчле кар һәм җепшек кар, буран, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю, секундына 20 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил, бозлавык, шулай ук кар өемнәре һәм көчле бозлавык көтелә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләргә мөмкиннәр.

Читайте на сайте