Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче ун кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче ун кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана шәһәр советының йомгаклау сессиясендә узды.
«Батырлык өчен» медале белән сержант, хәрби частьнең мотоукчылар бүлеге командиры Эдуард Старков һәм рядовой, мотоукчылар полкының гранатометчы ярдәмчесе Марат Шипаев бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән башкарма комитетның икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова бүләкләнде.
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән КАМАЗ хезмәткәрләре – автомобиль заводы көйләүчесе Геннадий Комендюк һәм кою заводының участок мастеры Алексей Чулков билгеләп үтелде.
Орган залының концерт башкаручысы, артист Эльмира Әхмәтовага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
«Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме профессор Сигал исемендәге республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиевкә тапшырылды.
«Чаллы-Икмәк» компаниясенең финанс директоры Фәнилә Чунтонова Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре булды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Советлар Союзы Герое И.Маннанов исемендәге 82нче номерлы кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәриповага бирелде.
«Чаллы җылылык электр үзәге» цехы башлыгы Вячеслав Левин Татарстан Республикасының атказанган энергетигы булды.
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе