Казан – Аэропорт маршруты электричкалары 6 көн буе үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк
Казан – Аэропорт - Казан маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поездларының расписаниесе 20-25 февральдә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.
6710нчы электричка Казан станциясеннән 18.03 сәгатьтә – җиде минутка иртәрәк китәчәк. Ул 18.32 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килеп җитә.
6711нчы поезд Аэропорт станциясеннән 18.41 сәгатьтә – сигез минутка иртәрәк кузгалып китә. 19.11 сәгатьтә ул Казанда булачак.
6720нче Шәһәр яны поезды Казаннан бер минутка соңрак – 18.40 сәгатьтә китәчәк һәм 19.10 сәгатьтә Аэропорт станциясендә булачак.