World News in Tatar

Буран сәбәпле, федераль трассаларның Татарстандагы участокларында хәрәкәт чикләнде

Һава торышы начараю сәбәпле, федераль трассаларның Татарстандагы участокларында хәрәкәт чикләнде.

Волго-Вятскуправтодор матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Волга» М-7 трассасы буенча Чувашия Республикасы чигеннән Питрәч районының Шәле авылына кадәр, Алабуга районының Костенеево авылыннан Тукай районының Сосновый Бор бистәсе янындагы «Восток» М-12 транспорт чишелешенә кадәр, шулай ук элеккеге Казан-Малмыж – Киров өлкәсе чигенә кадәр фура һәм автобуслар өчен юл ябык булачак.

Моннан тыш, Алабуга районыннан - Удмуртия Республикасы чигенә, Казаннан - Марий Эл Республикасы чигенә, Казаннан - Оренбург өлкәсе чигенә, Казаннан Ульяновск өлкәсе чигенә кадәр һәм тулысынча Татарстан чикләрендә чикләүләр кертелде.

Әгәр һава торышы яхшырса, чикләүләр иртәгә 6:00 сәгатьтә гамәлдән чыгарылачак.

Читайте на сайте