Апаста әфганчылар Кубогына ярышлар узды
«Гран-Тау» футбол манежында өченче ел рәттән Апас районының Әфганстанда булган сугыш ветераннары Кубогына традицион мини-футбол турниры уза. Бу хакта «Апас-информ» сайты хәбәр итә.
Быел да совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне алдыннан, ветеран-әфганчылар Идел аръягы зонасының яшь футболчыларын яңадан берләштерде.
«Апас, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан дүрт команда кызыклы уен күрсәтте. Җиңүчеләргә һәм иң яхшы уенчыларга кубоклар, грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Спорт бәйрәме өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Геройларыбызны истә тотыйк!» – ди ярышны оештыручылар.