Татарстан студент хезмәт отрядлары чит илләрдә дә эшли
Бүген Татарстан студент отрядлары хәрәкәтен үстерүдә лидер санала. Студентлар бөтен ил буенча да, чит илләргә дә бара. Татарстанның 18 студенты «Росатом» корпорациясе, Төркиядәге «Аккую» һәм Мисырдагы «Эль-Дабаа» атом электр станцияләре төзелешләрендә катнашкан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Беларусь белән актив хезмәттәшлек дәвам итүе турында әйтте. Узган елда безнең 30 студент Беларусь объектларында эшләгән, ә Беларусьтан килгән яшьләрне Татарстанның балалар лагерьларына әйдаман итеп кабул иткәннәр.
Министр үзе дә 1991 елда Молдавия территориясендә эшләгәне турында сөйләде. Ул анда уңыш җыю өчен барган булган. «Маҗараларга бай сәяхәт, яңа урыннарны күрү, яңа танышулар, башка ил көнкүреше, традицияләре белән танышу кызык булды», - дип уртаклашты Азат Кадыйров.
«Россия студент отрядлары» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Сөмбел Латыйпова да Татарстан студентларының Россиянең 40тан артык төбәгендә һәм җиде чит ил дәүләтендә зур стратегик объектларда, федераль компанияләрдә эшкә урнашуын әйтте.
Ул үзе өчен студент отрядларында эшләвенең файдасын да билгеләп узды. «Минем өчен хезмәт отрядларында эшләү чын тормыш мәктәбе булды. Ул холыкны чыныктыра. Кичәге студент эш кешесенә әверелә дигән сүз. Минем өчен студент отрядлары һөнәри булдыклылыкны гына күрсәтеп калмыйча, Ерак Көнчыгыш һәм Кырым энергетикасын тоемларга, матурлыгын күрергә мөмкинлек бирде», - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты ул.