World News in Tatar

Милонов мәктәп программасына яңа фәннәр кертүгә каршы булуын әйтте

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов мәктәп программасына яңа фәннәр кертүгә каршы булуын әйтте. Бигрәк тә югары сыйныфларда яңа фәннәр кертергә кирәкми, чөнки балаларга йөкләнеш болай да бик зур, дип белдерде ул. Депутат үз фикерен «Татар-информ» белән әңгәмә барышында аңлатты.

Парламентарий тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирә торган мөһим темаларны өстәмә дәресләр форматында түгел, ә сыйныфтан тыш эш, уеннар һәм активлык аша, мәсәлән, «Беренчеләр хәрәкәте» кысаларында гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, уен формасы балаларны мавыктырырга, аларга уку йөкләнешен арттырмыйча белем һәм тәрбия бирергә мөмкинлек бирәчәк.

«Балаларны өч атнага бер тапкыр предприятиеләргә, банкка алып барып кайтыгыз. Балалар профориентациянең нәрсә икәнен үз күзләре белән күрсеннәр», — диде депутат.

Ул шулай ук гамәлдәге уку программасы укучыларга һәр фәнгә тиешенчә игътибар бирергә мөмкинлек бирми, дип белдерде. Нәтиҗәдә гаиләләрдән, бигрәк тә күп балалы гаиләләрдән өстәмә чыгымнар таләп ителә, чөнки аларга баланы БДИга әзерләү өчен репетиторлар ялларга туры килә.

Читайте на сайте