Казан урамнарыннан узган тәүлектә 30,9 мең тонна кар чыгарылган
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 30,9 мең тонна кар чыгарылган. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.
Эшкә 1 199 берәмлек техника һәм 657 юл эшчесе җәлеп ителгән.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, бүген республикада явым-төшем көтелми. Шәһәрдә кар җыю эшләре дәвам итәчәк.