World News in Tatar

Новосибирск өлкәсенең Яргөл авылы хатын-кызлары фронтка йөз контейнер чәкчәк озатты

Фото: Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы

Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы Куйбышев районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сунарова йортында «Махсус хәрби акциягә - чәкчәк» акциясе узды. Бу хакта әлеге оешманың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә

«Авыл активистлары белән бергә хәрбиләр өчен 100 контейнер татлы чәкчәк әзерләдек. Шулай ук 16 000 сум акча җыйдык. Туган авылыннан еракта яшәүче яшьләрнең зур игътибар күрсәтүе сөендерә. Хабаровск, Екатеринбург, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдән акча күчерделәр. Битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт белдерәм», - дип сөйләде Зөлфия Сунарова.

Чәкчәк һәм акчаларны «Za наших» волонтерлар төркеменә һәм «Крылья ангела» тыл фронты хәрәкәтенә тапшырдылар.

«Олы улым Азамат та махсус хәрби операция зонасында. Ул - офицер. Безнең күп кенә хуҗабикәләрнең балалары шунда, аларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтү, сугышчан рухларын ныгыту - безнең бурычыбыз», - дип искәртте Зөлфия Абдулла кызы.

Читайте на сайте