World News in Tatar

Сәхәр һәм ифтар вакытында укый торган догалар

Ураза тотар алдыннан иртән ашаганнан (сәхәрдән) соң һәм авыз ачканнан (ифтардан) соң мөселманнарга махсус догалар укырга кирәк. Моның өчен алар савапка ирешә ала.

Сәхәр ашаганнан соң укыла торган дога

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин».

«Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

Авыз ачкач укыла торган дога

«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

«Әй Аллаһым, шушы уразамны Синең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Бу догаларны укымасаң, тоткан ураза кабул ителәме?

Дога уку сөннәт (киңәш ителә торган) гамәлләр исәбенә керә. Димәк, аларны укымасаң, ураза бозылмый. Мәсәлән, кеше сәхәргә уянмаса, йоклап калса яки аңлы рәвештә тормаса, аның шулай ук уразасы кабул ителә, чөнки аның кичтән ураза тоту нияте булган.

Казанда Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар вакытлары

Читайте на сайте