World News in Tatar

Томск студентлары Сарсаз авылындагы «Аман» мәчетендә экскурсиядә булган

Томск политехник университетының Юрга технология институты студентлары Юрга районы Сарсаз авылының «Аман» мәчетендә булган. Юрга шәһәре имамы Җоманазар хәзрәт Умаров студентлар өчен мәчет тарихы, авыл үсеше һәм ислам дине рухи нигезләре турында сөйләгән. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студентлар мөселманнарның дини тормыштагы мөһим аспектлары белән танышкан, мәчетнең дин тотучылар тормышында нинди әһәмияткә ия булуы турында белгән.

Очрашу кунаклар залында тәмамланган. Анда кунакларны татар милли ашлары: хуш исле чәй, тәмле чәкчәк һәм башка ризыклар белән сыйладылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте