World News in Tatar

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланып китте

Бүген, Рамазан аеныңберенче көнендә, Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган акцияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү максаты белән оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһы Тәгаләгә якынайта.

Быел да Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтәчәк, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Читайте на сайте