World News in Tatar

Түбән Камада махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырдылар

Түбән Кама ЗАГСында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Россия дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Орденнар 28 сугышчының туганнарына тапшырылды. Кичә тагын 25 гаилә бүләк алды.

Гаиләләргә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев мөрәҗәгать итте. Ул сугышчыларның батырлыгының әһәмиятен ассызыклады һәм улларын тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.

«Әгәр аларның батырлыгы булмаса, әгәр безнең сугышчылар булмаса, без хәзер монда утырмас идек, балаларны тәрбияли алмас идек, ә иң яхшы очракта окопларда утырыр идек. Сез чын геройлар тәрбияләдегез», - диде ул.

Түбән Кама һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та һәлак булганнарның туганнарына рәхмәт белдерде.

«Сугышчылар үлми, алар безнең белән һәрвакыт яшиләр. Бүген мин сезгә алар белән булганыгыз, аларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтәм», – дип билгеләде ул.

Тантана Ватанны саклаучылар көне алдыннан узды һәм һәлак булган геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте