Эштән азат ителгәннән соң больничныйларны алу сроклары турында искә төшерделәр
Вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие хезмәт шартнамәләре һәм граждан-хокукый характердагы шартнамәләр буенча эшләүче кешеләргә түләнә. Шулай ук авыру яки җәрәхәт эштән киткәннән соң 30 календарь көн эчендә килеп җиткән очракта пособие түләнә. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин искәртте.
«Эшкә яраксызлык кәгазе хезмәткәрнең үзе авырган яки имгәнгән очракта, гаиләнең авыру әгъзасын карау кирәк булганда, карантин вакытында, стационарда протез ясаганда, стационардан соң шифаханәдә дәваланганда, йөклелек һәм бала табу белән бәйле рәвештә бирелә», – дип сөйләде ул.
Больничный электрон рәвештә рәсмиләштерелә. СФР программа тәэминаты эш бирүчегә эшкә яраксызлык кәгазен ачу, озайту һәм ябу турында автомат рәвештә хәбәр итә. Эшкә яраксызлык электрон кәгазенең номерын медицина оешмасында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта ачыкларга мөмкин.