World News in Tatar

Татарстанда өч машина катнашында авариядә ике кеше һәлак булган

Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Татарстан прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бүген көндез Цивильск-Ульяновск трассасында «Лада Калина», Haval H5 һәм Volvo йөк машинасы катнашында авария булган. «Лада» йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.

Тикшерү оештырылган, авария сәбәпләрен ачыклау өчен район прокуроры Ришат Купкенов фаҗига урынына барган.

Читайте на сайте