World News in Tatar

21 февральдә Татарстанда бераз кар һәм -9 градуска кадәр салкын булуы көтелә

21 февральдә Татарстанда көн болытлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бераз кар явуы көтелә.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, иртән җилнең тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.

Көндез максималь температура -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык саклана.

Читайте на сайте