World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов йорт түбәләрен кардан чистартуда контрольне көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә йорт түбәләреннән һәм башка биек конструкцияләрне кардан чистартуда контрольне көчәйтергә кушты, кышкы сезонда җыелган кар катламының куркыныч тудыруын билгеләп үтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кышкы сезонда түбәләрдә һәм башка биек конструкцияләрдә җыелган кар реаль куркыныч тудыра. Февраль башыннан бирле Казан, Чистай, Яшел Үзән, Иске Чүпрәледә торак йортлар, социаль һәм коммерция объектларының түбәләре җимерелүгә бәйле очраклар теркәлде. Казан һәм Бөгелмәдә кешеләр өстенә кар һәм боз төшкән очраклар да бар. Җылы көннәр башлану белән, кар авыраячак һәм вазгыять тагын да катлауланачак», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, югарыда санап үтелгән бәхетсезлек очракларына юл куйган өчен идарәче компанияләр яки аларның бүлекчәләре җавап тотачак. «Без моңа тиешле бәя бирәчәкбез», - дип белдерде ул.

Татарстан Рәисе ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә һәм башка ведомстволарга йорт һәм бина түбәләреннән карны чистарту буенча тиешле чаралар күрергә һәм бу эшне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Киңәшмәдә каты көнкүреш калдыкларын чыгару темасы аерым кузгатылды: Миңнеханов сүзләренчә, бураннар өзеклекләр барлыкка килүгә сәбәпче булды, һәм соңгы өч атна эчендә кире элемтә платформалары аша гражданнарның шикаятьләре ике тапкыр арткан. 30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр - 277, 13 февральдән 19 февральгә кадәр 668 мөрәҗәгать килгән, иң күп шикаятьләрне Казан халкы юллаган.

Татарстан Рәисе каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны тәртипкә салырга кушты. «Идарәче компанияләргә һәм башка җаваплы оешмаларга контейнер мәйданчыкларын һәм аларга килү юлларын норматив хәлгә китерергә йөкләмә бирү - Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе, муниципаль берәмлек башлыкларының бурычы», - диде республика лидеры.

Читайте на сайте