World News in Tatar

«САФ әдәбият» проектының яңа сулышы: «Нәни принц» һәм «Винни-Пух» татарча сөйләшә

«САФ» балалар радиосының «САФ әдәбият» проекты беренче тапкыр 2023 елда Казан мэриясенең «Үз телем» проекты ярдәме белән гамәлгә куелды, ул вакытта радионың әдәби фонды 10 әсәргә тулыландырылды.

Бүгенге әңгәмәбезнең катнашучылары – «САФ әдәбият-2» проекты җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов, «САФ» балалар радиосының әдәби мөхәррире Гөлназ Гарипова-Дениз, «САФ» балалар радиосының музыкаль мөхәррире, танылган композитор Зөлфәт Вәлиуллин, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева.

Республикабызда милли проектларны үстерүгә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. 2025-2026 елда ТР Яшьләр эшләр министрлыгының Физик затлар өчен грант конкурсында Тимерхан Шәйхетдинов җитәкчелегендәге «САФ әдәбият-2» проекты министрлык тарафыннан хупланды.

Яшь әти карашы: «Балалар өчен татар телендә сыйфатлы аудиоконтент үстерү максатын куйдык»

Тимерхан, Сезне актив милләттәшебез буларак танып беләбез. Күптән түгел ТР Яшьләр эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган физик затлар өчен грант җиңүегез белән котлыйбыз! Бүгенге көндә нәрсәләр эшлисез?

Укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнәм, шулай ук чаралар оештыру өлкәсендә үз бизнес-юнәлешем дә бар. Моннан тыш, төрле иҗтимагый һәм мәдәни проектларда актив катнашам.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантын откан проектыбыз – «САФ әдәбият-2». Әлеге проект очраклы рәвештә барлыкка килмәде, ә балалар өчен татар телендә аудиоәсәрләргә ихтыяҗ булудан туды.

Балалар өчен татар телендә сыйфатлы аудиоконтент җитмәвен аңлап, бу юнәлешне үстерүне максат итеп куйдык. «САФ» балалар радиосы командасы ярдәме белән зур һәм әһәмиятле эш башкардык. Бу проект, иң беренче чиратта, үз балалары өчен татар телендә заманча, файдалы һәм кызыклы әдәби материал булуын теләгән татар телле ата-аналарга юнәлтелде.

Әлеге проектка алынырга Сезне нәрсә этәрде?

Грантлар кысаларында проектлар әзерләү һәм аларны гамәлгә ашыру минем өчен яңалык түгел. Бу юнәлештә бераз тәнәфестән соң, хезмәттәшләрем белән бергә әлеге проектка кире әйләнеп кайттык, Аллаһының рәхмәте белән, җиңүгә ирешеп, кирәкле ярдәмне алдык, бу исә проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.

Бу эшчәнлек минем өчен мәдәниятебез һәм балаларыбыз өчен файдалы эш башкаруның чираттагы юлы булды. Яшь әти буларак үзем дә туган телебездә сыйфатлы, заманча балалар контенты булдыруда аеруча кызыксынам. «САФ» балалар радиосы эшчәнлеген нигезләнгән көненнән үк хуплап киләм һәм кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә телим.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Тыңлаучыларга кызыклы да, мәгънәле дә булган әсәрләр тәкъдим итәбез»

Әдәби проектның эчтәлеге белән дә якынрак танышасы килә. Гөлназ апа, радионың әдәби мөхәррире буларак әсәрләрне сайлауда нинди принципка таянып эш иттегез?

Бүгенге көндә радионың әдәби фонды әдәбиятның барлык жанрларын үз эченә ала: шигырьләр, поэмалар, хикәяләр (кыска һәм озын), повестьлар, әкиятләр, шигъри әкиятләр һәм радиоспектакльләр. Радио аваз салган көннән башлап, йөздән артык әдәби әсәр яздырылды. Гомумән, радионың әдәби фонды 645 әсәрдән гыйбарәт. Үзе бер хәзинә – әдәби хәзинә!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яңа проект кысаларында төрле-төрле авторлар сайларга һәм мөмкин булган кадәр темаларны төрлеләндерергә тырыштык. Иң беренче шарт: тыңлаучыларга кызыклы да, мәгънәле дә булган әсәрләр тәкъдим итү. Әсәрләр арасында классик фондны тәшкил итүчеләр дә, танылып килүчеләре дә, дөньякүләм популярлык яулаганнары да булсын, дидек. Шул ук вакытта, радиодагы әдәби сәхифәләрне тулыландырыр өчен әсәрләрнең күләме дә бик мөһим иде. Мәсәлән, «Хикәяле хәят» сәхифәсендә һәр иртә кыска хикәяләр яңгырый. Ул аудиохикәяләрнең күләме 10 минуттан да озын булмаска тиеш. Һәр көнне кичен, «Озын хикәя» сәхифәсендә бер озын әсәр (яки аның бер өлеше) урын ала. Бу сәхифәдәге аудиоәсәрләрнең озынлыгы 10 минуттан башлап 40 минутка кадәр була ала. Әсәрләр сайлаган вакытта боларны да исәпкә алдык.

Нәфис сүз осталарыбызның кабатланмас тавышлары аша һәрбер әсәр тыңлаучы күңелендә үз урынын табар дип ышанабыз.

Сезнең фикерегезчә, бүген радионың әдәби фондында нинди әсәрләр аеруча популярлык яулый? Нинди әсәрләр җитенкерәми?

Бүгенге көндә әдәби фондыбыз бай дип саныйм. Чөнки шигырьләребез, әкиятләребез, шигъри әкиятләребез дә, кыска хикәяләребез, озын хикәяләребез-повестьләребез дә бар. Ләкин, әдәби фонд туктаусыз тулыланып-яңарып торырга тиеш.

Әкиятләрнең маҗаралысын, хикәяләрнең мәгънәле һәм гыйбрәтлесен, повестьләрнең эчтәлекле һәм кызыклысын ярата тыңлаучыларыбыз. Һәм һәрвакыт яңа аудиоәсәрләр көтәләр. Бу безне чиксез сөендерә.

Радиобызның әдәби фондында дөнья классикасы әсәрләренең булуын бик тели идек. Чит телләрдә иҗат ителгән мәшһүр әсәрләрнең каһарманнарының татарча сөйләшүе фикере безне шундый кызыктырды! Шуңа күрә, «САФ әдәбият-2» проекты кысаларында яздырылган аудиоәсәрләр арасында барыбыз да яраткан «Нәни принц» һәм «Винни-Пух» бар!

«Милли рухны саклап, аны балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы формада тәкъдим итәбез»

Әдәби әсәрләр белән тыңлаучы арасында күпер салуда аеруча мөһим, җаваплы рольне, Зөлфәт, Сез алып торасыз, мөгаен. Яздырылган әсәрләрне тыңлау, чистарту, музыкаль бизәлеш салу – Сезнең кулда. Шуңа бәйле сорау туа: музыкаль композицияләрне ничек сайлыйсыз? Милли характерны чагылдырганда нәрсәне күздә тотып эш итәсез? Киресенчә, чит ил әдәбияты белән эшләгәндә нәрсәгә басым ясыйсыз?

Музыкаль композицияләрне сайлаганда, иң беренче чиратта әсәрнең эчтәлегенә һәм аудиториясенә игътибар итәм. Балалар өчен эшләнгән аудиоәсәрләрдә музыка текстка комачауламаска, киресенчә, аның мәгънәсен көчәйтергә, кирәкле эмоциональ халәт тудырырга тиеш. Шуңа күрә артык катлаулы яисә игътибарны читкә юнәлтә торган музыкаль алымнардан сакланам. Кайбер әсәрләрдә, киресенчә, музыкаль бизәлештән тулысынча баш тартып, бары тик авторның тавышын гына калдырам. Мондый алым текстның эчке драматургиясен, интонацион байлыгын һәм мәгънәви тирәнлеген тагын да ачыграк ачарга мөмкинлек бирә.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шулай ук мөмкин кадәр татар классик музыкасына мөрәҗәгать итәргә тырышам. Бу алым, минем фикеремчә, балаларны милли музыкаль мирас белән табигый рәвештә таныштыру, аларның ишетү культурасын формалаштыру өчен бик мөһим һәм балалар өчен аңлаешлы, якын юл. Классик әсәрләрнең бай интонациясе, төгәл формасы һәм тирән эчтәлеге аудиоматериалны баета, аңа ныклы сәнгати нигез бирә һәм балаларда сабырлык, игътибарлылык кебек сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә.

Милли характерны чагылдырганда, мин аны фольклор элементларын турыдан-туры күчереп куллану аша түгел, ә интонация, лад, ритм, тембр үзенчәлекләре аша бирергә омтылам. Татар музыкасына хас булган йомшак мелодик агым, табигый ритмика әсәрнең милли рухын сакларга ярдәм итә.

Әлбәттә, авырлыклар да очрый: милли төсмер белән заманча яңгыраш арасында баланс табу һәрвакыт җиңел түгел. Әмма төп максатым – милли рухны саклап, аны балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы формада тәкъдим итү. Музыка балаларга табигый кабул ителергә, аларның фантазиясен үстерергә һәм тыңлау культурасын формалаштырырга тиеш.

Киләчәктә нинди әсәрләр яздырылачак?

Айсылу апа, проектка карата Сезнең профессиональ фикер-бәягезне ишетергә телибез. Бу проект кирәкме, актуальме? Әдәби әсәрләр исемлегенә сез тагын нинди әсәрләрне өстәр идегез?

Проект бик кирәкле! Радио фондын тулыландыру, баету, үстерү өчен дә аеруча кирәкле. Мин сайланган әсәрләр исемлеген карап бик канәгать калдым. Аеруча, дөньякүләм танылган классик әсәрләрне туган телебездә ишетү – зур уңыш диеп әйтер идем. Нәрсә өстәргә мөмкин дигән сорауга, шундыйрак җавабым булыр: әйтик, Гүзәл Әдһәмнең «Әбием ни исемле» китабындагы хикәяләргә игътибарымны юнәлтер идем.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Җәвад Тәрҗемановның кызыклы әсәрләре бар, аны алырга мөмкин («Шуктуган», «Күбәләк-җилбәзәк»). Радзиевскаяның тәрҗемәләрен кулланырга мөмкин, ул Казанныкы булуы белән дә безгә якын бит әле. Ләлә Сабированың, Ләбиб Леронның нәниләр өчен кызыклы хикәяләре бар.

Читайте на сайте