World News in Tatar

Казанда махсус операция хәрбиләре өчен вакансияләр ярминкәсе уза

Вакансияләр ярминкәсе бүген Казанда ТР Милли китапханәсе бинасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үткәрелә. 17 предприятие анда 3 меңгә якын вакансия тәкъдим итә. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да булды.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ярминкә Ватанны саклаучылар көне алдыннан уза. Узган ел без 40 эш бирүче катнашында 79 шундый ярминкә уздырдык. Быел да актив эшлибез – бу көннәрдә республиканың барлык муниципалитетларында да ярминкәләр уза», - дип хәбәр итте журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Махсуслаштырылган ярминкәдә Казан вертолет һәм Авиатөзелеш заводлары, Казан дары заводы, «Точмаш», ПАТП, торак-коммуналь комплекс предприятиеләре, мәктәп туклануы департаменты, Росгвардия, ТР буенча ЭЭМ үз вакансияләрен тәкъдим итә

Читайте на сайте